Норлатта игелекле акция дәвам итә
Норлат авылының «Өмет» волонтерлар штабына гуманитар ярдәм китерү дәвам итә.
Акъегет мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары, әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчесе Рүзилә Сафиуллина 50 данә 5 литрлы шешә су алып килде.
Шулай ук Бакырчы мәктәбе коллективы исеменнән дә 50 данә 5 литрлы су тапшырылды.
Моннан тыш, Норлат урта мәктәбенең 8А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе С.С. Абзалова) 23 данә 5 литрлы шешә су китерделәр.
Искәртеп узабыз, күптән түгел «Солдатларга чиста су» хәйрия акциясе игълан ителгән иде. Авыл халкы бу башлангычны бик җылы кабул итте һәм актив рәвештә кушылды.
– Акъегет, Бакырчы мәктәпләренә, Сафиуллиннар гаиләсенә, ата-аналарга һәм барлык битараф булмаган кешеләргә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, – дип сөйли Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев