Мулла Иле мәдәният йортында терлекчеләр өчен мөһим чара: Норлат ветеринария пункты хезмәткәрләре ел саен терлекләргә бирелә торган субсидия алу өчен документлар кабул итте.
Район терлекчеләре үз хуҗалыклары өчен кирәкле ярдәмне рәсмиләштерү максатыннан килгән иде. Ветеринария белгечләре һәр хуҗалык белән эшләп, документларны тутыруда ярдәм күрсәтте.
Субсидия терлек азыгы, ветеринария хезмәтләре һәм башка чыгымнарга бирелә. Авыл хезмәтчәннәре өчен бу — зур ярдәм.
Нет комментариев