Концерт чыгышлары, җылы чәй табыны, истәлекләр һәм рәхмәт сүзләре очрашуга аерым ямь өстәде. Балалар үзләренең остазларына ихлас хөрмәтләрен белдерде.
Кадерле ветераннарыбыз! Сезнең тәҗрибәгез, киңәшләрегез һәм игелегегез — безнең өчен зур байлык. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннарыгызның игътибарын телибез. Без сезне һәрвакыт көтеп калабыз!
Чарага ярдәм күрсәткән Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаровка, «Идел Аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы» җитәкчесе Рамил Ринат улы Гобәйдуллинга һәм Норлат авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Ягудинага аерым рәхмәтебезне белдерәбез.
Рәисә Миңнуллина, Норлат балалар йорты җитәкчесе
Нет комментариев