Норлат балалар йортында бу көннәрдә иҗат, берләшү һәм патриотизм атмосферасы хөкем сөрде.
Тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар, көчләрен берләштереп, берничә көннәрен "Подковка" иҗат остаханәсендә уздырды. Максат – Норлат "Өмет" волонтерлык оешмасы өчен мөһим булган маскировка челтәрләрен үрү станогы ясау. Бу алгы сызыктагы сугышчыларыбызны кирәкле саклау чаралары белән тәэмин итү процессын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге хезмәт – осталык дәресе генә түгел, ә хәзерге вакытта ил сагында торучылар турында тирән кайгырту билгесе дә. Шул исәптән, Норлат балалар йортының элеккеге тәрбияләнүчеләрен дә. Һәр чүкеч сугуы, һәрбер кул эше – илебезнең уртак эшенә керткән өлеш.
– Бу проект балалар өчен яңа күнекмәләрне үзләштерү белән бергә, Ватаныбыз яклаучыларына ярдәм күрсәтү өчен өлеш кертү мөмкинлеге, – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәйсә Миңнуллина.
Нет комментариев