Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре «Игелекле йорт»та концерт оештырды
Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиягә алынган балалар Яшел Үзәннең картлар һәм инвалидлар өчен «Игелекле йорт» (Дом Заботы) интернат-йортында кунакта булдылар.
«Добро Даром» һәм «Просторы Добра» хәйрия фондлары ярдәмендә оештырылган бу чара өлкәннәрнең күңелен күрү өчен чын бәйрәмгә әйләнде.
Балалар үз чыгышларына бөтен җан җылысын салдылар. Моңлы җырлар һәм дәртле номерлар һәркемне сокландырды, ә өлкәннәр һәр чыгышны алкышларга күмде. Бу очрашу ике буынны берләштерде: картлар игътибар һәм кайгырту тойды, ә балалар үз миссияләренең никадәр мөһим булуын аңлады. Истәлеккә балалар үз куллары белән ясаган открыткаларын бүләк иттеләр.
Мондый очрашулар концерт кына түгел, ул — җанлы аралашу, шәфкатьлелек һәм мәхәббәт дәресе. Мохтаҗларга игътибар итү өчен күп кирәкми, бары тик изге күңел генә кирәк.
Бу зур чараны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен
«Просторы Добра» хәйрия фонды директоры Вячеслав Карцевка, «Добро Даром» фондына, «Миссия Сыны Бога» музыкаль коллективына, Марс Әләковка, Азат Шакуровка, Сәйдәш Фәхразиевка һәм Рагим Магомедовка; җылы кабул иткәннәре өчен «Игелек йорты» директоры Ольга Волчковага һәм интернат хезмәткәрләренә; балаларны тәмле аш белән сыйлаганнары өчен «Ёлки 2» кафесы коллективына һәм Лилия Абдуллинага чиксез рәхмәтлебез!
Норлат балалар йорты директоры Рәисә Миңнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев