Татар Исламы авылының хөрмәтле акъәбие туган көнен билгеләп үтте
Татар Исламы авылында яшәүче Фәүзия Әхмәтшә кызы Сиразиеваны туган көне белән котлыйбыз! 1932 елның 17 февралендә дөньяга килгән Фәүзия апага 94 яшь тулды.
Үрнәк алырлык гомер юлы:
Фәүзия апа гомер буе Норлат совхозында терлекчелек тармагында алдынгы эшче булып хезмәт итте. Аның тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге — яшь буын өчен зур үрнәк.
Гаилә җылысы:
Әбзәл абый белән алар үрнәк гаилә корып, 3 ир бала тәрбияләп үстерделәр. Бүген Фәүзия апа — 3 онык һәм 2 оныкчыкның яраткан әбисе. Хәзерге вакытта ул улы Сөләйман һәм килене Гөлфания тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә бәхетле гомер кичерә.
Тантаналы котлау:
Туган көне уңаеннан акъәбине районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдүс Саттаров котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Фәүзия апага нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларының һәм якыннарының игелеген күреп, бәрәкәтле гомер итүен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев