Мулла Иле мәдәният хезмәткәрләре күмәк өмә уздырды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният хезмәткәрләре күмәк өмә уздырды

Авылыбызның матурлыгы – үз кулыбызда!

Чиста, төзек авылда яшәү — күңелгә рәхәт. Тирә-юньдәге чисталык һәрберебезгә бәйле. Шул максаттан Мулла Иле мәдәният хезмәткәрләре «Бергәләп эшлибез» девизы астында күмәк өмә уздырды. Чүп савытлары тирәсе ялтырап тора хәзер!

- Авылдашлар, туган җиребезнең кадерен белик. Чүпне махсус савытларга гына ташлыйк, теләсә кайда калдырмыйк. Без булмыйча кем матурлык тудырсын, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Бергәләп чисталык саклыйк!


Нет комментариев