Чишмә — табигатьнең йөрәге! Чишмәләрне карап-төзекләндерү — безнең күркәм традициябез.
Чишмә ул — табигатьнең кечкенә бер могҗизасы, туган йортның, туган якның һәм Ватаныбызның изге символы.
Күптән түгел Мамадыш-Әкил авыл җирлеге активистлары, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, шулай ук Татар Танае мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре берләшеп, «Туйралык» чишмәсен тәртипкә китерделәр.
Эш бик җанлы барды: коры ботакларны җыйдылар, чишмә буен себереп, бураларын юдылар. «Чишмә турында кайгырту безнең өчен бик мөһим. Шуңа күрә эше дә җиңел бара!» — ди катнашучылар.
Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү, туган якка җылылык өлешү — үзе бер бәхет! Чишмәләребез саф булып калсын!
Нет комментариев