Кыш бабайлы Яңа ел – һәр баланың иң көтеп алынган бәйрәме ул
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кыш бабайлы Яңа ел – һәр баланың иң көтеп алынган бәйрәме ул

20 декабрь көнне мәдәният йортыбызда балалар өчен «Бүген бездә - чыршы бәйрәме» дип исемләнгән чара уздырдык.

- Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан һәр балага күчтәнәчләр тараттык. Дөньяларыбыз тыныч булып, һәрвакыт шулай балаларның көләч йөзләрен, шатлыклы авазларын ишетеп, аларны шатландырып торырга насыйп булсын, – дип яза Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.


Нет комментариев