Күгәй авылында «Спорт бәйрәме» узды
Күгәй авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан «Спорт бәйрәме» узды.
Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле, иң изге даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый.
Бу чарада балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә зур активлык күрсәтте. Спорт бәйрәме Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт билгесе булып кына калмыйча, яшь буында патриотик рух тәрбияләүне дә максат итеп куйды.
Ничә еллар үтсә дә, 9 май безнең өчен — Хәтер һәм Горурлык көне. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын, якыннарыбыз һәрчак исән-сау яшәсен! Җиңү көне котлы булсын!
Чыганак: Күгәй авылы Вк төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев