Күгәй авылы китапханәсендә Хәсән Туфанга багышланган чара узды
Китапханәдә «Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән шигъри презентация күрсәтелде, танылган татар шагыйренең 125 еллыгына багышланган күргәзмә эшләде һәм шигъри сәгать узды.
Китапханәгә килүчеләр Хәсән Туфанның биографиясе белән танышты, аның рудникларда, шахтада, заводта ничек эшләгәнен белде. Күргәзмәдә шигырьләр җыентыклары, язучының истәлекләре күрсәтелде. Шулай ук Хәсән Туфан йорт-музее турында слайдлар да тәкъдир ителде. Аннан соң эчтәлекле формада шагыйрьнең шигырьләре укылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев