«Киләчәккә пас»: Норлат балалар йорты футболчылары республика турнирында 3нче урынны яулады
Әлмәт шәһәрендә Татарстанның 7 балалар йорты арасында мини-футбол буенча «Пас в будущее» республика турниры булып узды.
Бу чара спорт бәйрәме генә түгел, ә ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен чын дуслык һәм ихтыяр көче сынавына әйләнде.
Безнең тәрбияләнүчеләр үз учреждениеләренең намусын лаеклы якладылар. Һәр матчта аларның җиңүгә омтылышы, осталыгы һәм какшамас команда рухы сокландырды. Киеренке уеннар, матур голлар һәм тамашачыларның алкышлары астында егетләребез мактаулы 3нче урынны яуладылар!
Бу зур уңыш — егетләрнең генә түгел, ә аларның остазы Алексей Владимирович Яковлевның да хезмәт җимеше. Алексей Владимировичка һөнәри осталыгы, балаларга булган чиксез ышанычы һәм сабырлыгы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Тәрбиячебезнең фидакарьлеге — бу җиңүнең ныклы нигезе булды.
Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина
Котлыйбыз! Алга таба да яңа биеклекләр яуларга насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев