Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәйдә хоккей бәйрәме узды

Менә ничә еллар Күгәебез уртасында боз мәйданчыгы катырылып, хоккей уены ярышлары үткәрү традициягә керде.

Бүген дә, берничә көн алдан игълан ителгәнч ,,Күгэьәй мәдәният йорты,, призына, зур хоккей бәйрәме булды.

Монда авылыбызның яше, карты, шушы тамашаның шахитләре, уенчыларның җанатарлары жыелды. Быелгы ярышлар да искитмәле кызык, мавыктыргыч узды. Беренче уен мәктәп укучылары арасында, бозны кыздырырлык киеренке барып, беренче урынга Фәнис Ихсанов командасы лаек булды, икенче урынны Фәнил Ихсанов командасы бүлеште. Яшьләр өч командага бүленеп , чын-чынлап хоккей бик киеренке барса да,тамашачылар,җанатарлар өчен дә, күңелле ярышлар булды бу!

Яшьләр арасында беренче урын яулаган Рияз Гайнуллин командасы күчмә хоккей кубогына ия булып,икенче урын Айрат Гилязов командасы, өченче урынны Илшат Ихсанов командасы яулады.

Мондый бәйрә, Күгәй авылында Сабантуйдан кала иң күделле,бөтен авылны берләштерә торган бәйрәмнәрнең берсе!!!

Бүләкләү өлешеннән соң,тәмле пылау белән, кайнар чәй бик урынлы булды! Бүгенге чарада катнашкан егетләргә, оештыручыларга, бөтен авылдашлар исеменнән чиксез рәхмәтебезне җиткерәсе килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

40

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев