Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырдан авылында «Халкыбызның куәте – аның милли шәхесләрендә, теләктәшлек күрсәтүче милләттәшләребездә» дигән темага күчмә утырыш узды

21нче май көнне Кече Шырдан мәдәният йортында районның бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсенең «Халкыбызның куәте – аның милли шәхесләрендә, теләктәшлек күрсәтүче милләттәшләребездә» дигән темага күчмә утырыш узды.

 

Чарада мәгариф, мәдәният, иҗтимагый оешмалар, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы вәкилләре катнашты.

Программа кысаларындагы чаралар Н.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә, Осиново балалар бакчасында һәм Кече Шырдан авылында үтте. Кунаклар биредә «Каюм Насыйри эзеннән» дигән мәгърифәтчелек сәяхәтенә юл алдылар.

Шырдандагы очрашу бик күңелле, илһамлы һәм хәтердә озак сакланачак дәрәҗәдә узды. Кунакларга авылның матур табигате, бай тарихы, хезмәт сөюче кешеләре турында сөйләделәр, халкыбызның милли уеннарын күрсәттеләр. Биредә татар җырлары яңгырады, биюләр биелде, милли ризыклардан авыз иттеләр.

Шулай ук туган телне үстерү, яшь буынга мирасны тапшыру мәсьәләләре буенча да зур фикер алышу оештырылды.

Чарада катнашучылар мондый очрашу­ларның мөһимлеген ассызыклап, киләчәктә дә миллилекне саклауга юнәлдерелгән проектларны дәвам итү кирәклеген билгеләп үтте.

Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев