Карашәмдә велопрогулка: Каникулларны файдалы уздырабыз
Җәй, велосипед һәм күтәренке кәеф!
Җәйге каникуллар — тик кенә өйдә утыру яки телефонга карап яту вакыты түгел! Карашәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы чара оештырды. Бу юлы алар нәни дусларыбызны «Без — сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары!» дип аталган велопрогулкага алып чыктылар.
Велосипедта йөрү — ул тик бергә күңел ачу гына түгел, ә сәламәтлекне ныгыту, спортка мәхәббәт уяту һәм саф һавада рәхәтләнеп ял итү дә. Балалар юл буе бер-берсе белән аралашып, табигать матурлыгын күзәтеп, онытылмаслык мизгелләр тупладылар. Сәламәт тәндә — сәламәт рух!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев