Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карашәм авылында Нәүрүз бәйрәме: учакта коймаклар, самовар чәе һәм күңелле уеннар

Нәүрүз — ул яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Нәкъ менә 21 мартта, көн белән төн тигезләшкән вакытта, табигать уяна һәм чын яз башлана. Озын һәм салкын кыштан соң барыбыз да кояш җылысын сагынып көттек.

Карашәм авылында бу бәйрәмне зурлап, күңелле итеп билгеләп үттеләр! Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре берлектә авылдашлар өчен чын бәйрәм оештырган.

Нәрсәләр генә булды соң дисезме:
Учакта пешкән кайнар коймаклар;
Телеңне йотарлык борчак боткасы;
Самоварда кайнаган хуш исле чәйләр;
Күңелле уеннар һәм җыр-биюләр!

Авылдашларыбыз рәхәтләнеп ял иттеләр, язны каршы алдылар. Нәүрүз барыбызга да иминлек, бәрәкәт һәм яңа куанычлар алып килсен!

Изге теләкләр белән, Карашәм мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев