Олы Яке авылы китапханәсендә иҗат сөюче авылдашларыбызны бергә җыйган искиткеч шигырь кичәсе узды. Бу көнне китапханә иҗат нурына күмелде.
Кичәдә иҗат итүче ханымнарыбыз үзләренең күңел җәүһәрләре белән бүлештеләр:
Гайфуллина Гөлфия Госман кызы — мәктәп елларыннан ук шигырь яза башлаган иҗатчы.
Зарипова Фәүзия Нурый кызы — тормышның авыр сынавыннан соң күңелен каләм аша юаткан авылдашыбыз.
Шәрәфетдинова Гөлнур Госман кызы — әнисенә һәм энесе Азатка багышланган, йөрәкләрне тетрәндергеч бәетләрен тыңлатты.
Кунаклар "Шигъри тәлгәшләр" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар, ә китапханәче әзерләгән слайд-презентация авторларның тормыш юлын ачып бирде.
Иҗади авылдашларыбызга илһам чишмәләре саекмавын телибез!
Мәгълүматны Олы Яке мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитова җиткерде
Нет комментариев