Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылында Каюм Насыйриның туган көненә багышланган чара узды

Кече Шырданда бөек галимнең туган көнен ел да күркәм төстә билгеләп узу матур гадәткә әверелде. Ә быел аның 200 еллык юбилеенда ул бигрәк тә җете төсмер алды.

Авылдашыбыз, бөек мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу безнең өчен елның иң зур вакыйгасы булыр, мөгаен. Әлеге зур датага Кече Шырдан 10 ел дәвамында әзерләнде. Моның өчен авылдашыбыз Асия Гобәйдуллина бик зур көч куйды. Үзгәрешләр күз алдында.

Юбилей үзебезчә гади, авылча, әмма бик җылы мохиттә узды. Кунакларның да мөхтәрәм вә олылары катнашты, авылыбыз­ның чын дуслары. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Камәрия Хәмидуллина, Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән башка кунак­лар. Һәр чыгыш ясаучы Каюм Насыйриның күпкырлы иҗатын, татар дөньясындагы тоткан урынын, бөеклеген раслады. Шулай ук галимнең исемен популярлаштыру, киң җәмәгатьчелеккә танытуда Асия Наил кызының өлеше югары бәяләнде.

Тантаналы кичә матур музыкаль һәм театраль чыгышлар белән үрелеп барды. 10 ел дәвамында безнең кичәләрне Олы Шырдан мәдәният йорты коллективы, аларның талантлы артистлары бизи. Быел да Наҗия Хәсәнова җитәкчелегендә кызлар-егетләр Каюм Насыйри хикәяләрен тәкъдим итте. Шулай ук, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студенты Милена Муллашева башкарган татар халык җырлары бик урынлы булды. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов чыгышы да кунакларның күңеленә бик хуш килде. Барлык оештыручылар исеменнән сезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Х республикакүләм иҗат эшләре бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да бәйрәм кысаларында узды. Мәсәл жанрында иҗат итәргә алынучыларга жюри әгъзалары соклануларын белдерде һәм рәхмәтләрен җиткереп, дипломнар, бүләкләр тапшырды.
 

Рамил Шакиров.
Кече Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев