Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Әйшә гимназиясе укучылары «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә җиңү яулады

Әйшәлеләр кабат «Сәйяр»дә.

Һәр елны «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналы хезмәткәрләре белән берлектә Республикакүләм «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале оештырыла. Бу чарадан Әйшә гимназиясе дә читтә калмый.

Быел 8-10нчы сыйныф укучылары «Дәү әнидә кунакта» дип исемләнгән спектакльне сәхнәләштерде. Җитәкчеләре – туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Гөлфия Хәсәнова. Бу иҗади эш муниципаль этапта «Режиссерлык осталыгы өчен» номинациясендә җиңүче булды. Укучыларыбызны шушы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы иҗади эшләрендә дә уңышлар теләп калабыз.
 

Эльвира Бачкова.
Әйшә гимназиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев