Яшел Үзән кырларында эш кайный
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән кырларында эш кайный

Норлаттан Татар Әҗәленә бара торган юл уңаендагы басуда бүген дә техника тавышы тынмый. 58 гектар мәйданда кукуруз үсә. Көннәр матур торганда, механизаторлар да эшне тизрәк төгәлләргә тырыша.

Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»

Язгы культураларны җыеп урнаштырганнар. Хәзер 1400 гектарда кукуруз силоска салына, 1500 гектар көнбагышны майга суктыру эшләре бара. Кукурузның уңышы гектарыннан уртача 30 тоннага җитә.

– Эшебез ачык һавада, шуңа күрә төрле һава торышына яраклашырга өйрәнгәнбез. Уңай ягын табарга тырышабыз, – ди «ВЗП „Заволжья“» ҖЧШ җитәкчесе Ислам Закиров.

Моннан тыш, кырларда җирне туңга сөрү, салам әзерләү кебек эшләр дә дәвам итә. Көзге кырларның үз мәшәкате, үз ритмы бар. Ә басуда эш бер минутка да туктамый.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина


Нет комментариев