Яралы йөрәк, көчле рух: сынауларга бирешмәүчеләр тарихы
Адәм баласы Аллаһ тарафыннан төрлечә яратылган. Үз зиһене белән дүрт ягы төгәл булып та һәм акылга зәгыйфь, физик яктан мөмкинлеге чикле килеш дөньяга туучылар да, ни кызганыч, бар. Андыйлар хакында язмыш тарафыннан кимсетелгәннәр дип тә әйтергә яратабыз...
Илсөя Садыйкова фотосы
Бүгенге язмам геройларын һич кенә дә бу калыпка саласым килми, йөрәкләре яралы булса да, алар көчле рухлы, үз-үзенә ышанган һәм тормышны яратып яшәүчеләрдән.
Ралия бәхетенә апасы туган
Татар Танаенда гомер итүче Раушания апа белән Равил абый Вафиннарның зур, иркен йортларына аяк бастык. Үз көчләре, хезмәтләре белән көн күрүче гап-гади гаилә. Әмма, күпләрдән аермалы буларак, үз кочакларына якын туганын сыендыра алган олы йөрәкле кешеләр яши биредә.
Раушания апа Татар Танаенда туып үскән кыз. Мәктәп тәмамлагач, хисапчы һөнәренә өйрәнүне күздә тотып, училищега керә. Укуын тәмамлагач та, шәһәрдә калырга теләми, авылга кайта.
– 23 ел хисапчы булып эшләдем дә, балалар бакчасына күчтем. Аннан хезмәт юлымны кабат үз һөнәрем буенча дәвам иттем. Колхоз таркалгач, 2003 елда «Кызыл Шәрык»ка билгеләндем. Колхоз мине ирем Равил белән дә таныштырды. Ике еллап очрашканнан соң, кавыштык. 25 ел каенана белән тату гомер кичердек. Өч бала тәрбияләп үстердек, бүген оныклар сөябез. Шөкер, мин иремә чиксез рәхмәтлемен. Бик акыллы ул минем, тәмәке тартмады, эчмәде. Иң мөһиме – миңа гел терәк булды, – дип сөйли Раушания апа.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Әйе, тормышта барысы да була, агы да, карасы да... Гел син дигәнчә генә барса икән лә ул! Менә шул нинди генә хәлләр булганда да, таянырлык кешеңнең яныңда булуы, тезләнгән чакта торып басарга кулын сузуы кирәк. Равил абый нәкъ шундыйлардан.
– Мин беренче кыз, ә Ралия – икенче. Тумыштан церебраль паралич авырулы ул. Йөри дә, ашый да алмый. Кечкенә баланы караган кебек, тәрбияләргә кирәк. Әти – 45тә, әни 69 яшендә үлде. Шулчак без аны үзебезгә алып кайттык. Ярый ла, бәхетебезгә, Равил каршы килмәде. 18 ел бер гаилә булып яшибез. Хәзер Ралиягә 56 яшь. Бездән башка аның бер туганы да юк. Акылы бик әйбәт. «Яшел Үзән» сайтын, социаль челтәрләрен даими карап бара. Сезнең аша, өйдә генә утырса да, бар яңалыклардан хәбәрдар ул. Балаларыбыз да Ралияне бик ярата. Төрле шәһәрләргә, хастаханәгә алар йөртә. Гомерлек 1нче төркем инвалид булса да, тулы тормыш белән яшәргә тырыша. Балаларыбызның туйларында булды, оныкларыбызга да күз-колак булып торырга ярдәм итә. Өйдә биленнән кочаклап йөртәм. Бер авырлыгын да күрмибез, – ди Раушания апа.
Чынлап та, Ралия бәхетенә апасы һәм җизнәсе туган. Аларга чиксез рәхмәтле ул. Бу хакта сөйләшүебезне аңлап, мөлдерәп тулган күз яшьләре белән башын селкеде. Әйе, ул бик риза! Киләчәктә дә туганнар җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын.
Алдагы көннәрдә икенче героебыз турында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев