«Яңа елга чыршы уенчыгы» остаханәсе
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Яңа елга чыршы уенчыгы» остаханәсе

Акъегет мәктәбенең якты киң сыйныфларында кызыклы вакыйга узды.

Сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова балаларга чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класс оештырды.

Матурлыкны тоя белүче укучылар остаханәдә кышкы әкиятнең бер өлеше – чыршы уенчыгы ясарга өйрәнде. Серле күзләр, сабыр куллар һәр детальгә мәхәббәт салды. Кечкенә осталар үзләренең хезмәтләрен – саф күңелдән туган чыршы уенчыкларын, тырышып, матур итеп бизәде. Остазлары да аларны: "Афәрин, балалар!" – дип, мактап торды.


Нет комментариев