Гомер юлы уйланырга мәҗбүр итә: Бишнә авылыннан Сөмбелә Абдуллинаның үткәннәргә рәхмәт, киләчәккә өмет булып яңгыраган сүзләре
Мин гади укытучы. Күпне кичергән, күпне күргән кеше. Ләкин әле һаман да бераз беркатлылыгым сакланган. Яшем җитмешкә якынлаша. Элек 70 яшьлекләр бик карт кебек тоела иде. Үзеңә ул яшь җиткәч, һич тә олы кебек тоелмый икән...
Фото: редакция архивыннан
Менә кар явып китте. Авылга волонтерлар килеп, карыңны көриме? Юк инде. Көрәгеңне кулга аласың да, саф һава суларга чыгып китәсең. Балалар атна уртасында кайта алмый: эштә. Ә буран дулап кына тора. Шөкер, күршебез Мансур Шәйхетдинов бар әле – терлек асраучы тырыш кеше. Үз тракторы белән урамны чистарта.
Бишнәдә без һәрчак чишмә юлында, китапханәдә, клубта, урам да очрата торган җор телле Ринат абый Шаһиев бар. Бер көнне ул миңа болай диде: «Рәхмәт инде, син кар яуганны шигырьләреңдә мактаган саен Аллаһ биреп тора. Кайчан сорамый башлыйсың? Кар куярга урын калмады бит!» – ди. Шундый кешеләр белән аралашу рәхәт. Ринат абый юморист кеше. Элек тә үзе чыгарган кызык шигырь юл ларын сөйләп көлдерә иде. Андыйлар тирә-юньдәгеләргә һәрчак яктылык биреп тора. Рәхмәт үзенә, гомере озын булсын. Аның кебек Фирдәвес апаның ире Вәзыйх та бар иде. Иртә китте, урыны җәннәттә булсын. Рамазан аенда аны искә алу дога булып ирешсен.
Бервакыт мәктәптә ярты ел буе акча түләнмәгән чак булды. Вәзыйх шаярып, белдерүләр тактасына: «Бүген акча кайтачак, өченче яртыга килүегез сорала», – дип язып элеп куйган иде. Ышана язган идек шул... Дөнья шундый: позитив кешеләр дә бар, киресе дә. Халык шаян бит. Күчеп кайткан Таняга Фиргать бервакыт:
– Кар кирәкмиме, сатам, – дигән. Таня да аптырап калмаган:
– Җәй көне кирәк булыр, – дип җавап биргән.
Таня эшкә дә оста, машина да йөртә. Без яшь чакта машина йөртү турында уйлап та карамаган идек. Ул чакта авылда да, шәһәрдә дә машиналар санаулы гына иде. Хәзерге яшьләргә ирек зур: өйрән генә, ялкау булма. Дин иреге дә бар, күз генә тимәсен. Кайчак: «Эх, бер 40 елга соңрак туган булсам...» – дип уйлап куям.
Бүген интернетта Самарадагы «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимә Хәерованың дәресен күрдем. Малайлар жилеттан, кызлар бизәкле сарафаннардан, ак бантлардан. Укытучы үзе дә милли бизәкле күлмәктән, башларында түбәтәйләр. Күз алмаслык матурлык! Укытучыга да, әти-әниләргә дә афәрин! Бишнә мәктәбе укытучыларына да, кызлар, милли бизәкле форма алып кияргә була бит, дип әйткәнем бар. Балалар киемгә дә карый бит. Без эшләгән вакытта кияргә күлмәк булмаган чаклар да булды.
Югары һәм махсус урта белемле укытучы булуга карамастан, яулыклы булуым сәбәпле, Бишнә мәктәбе ябылган чорда мине Яшел Үзәннең 7нче мәктәбенә, башлангыч сыйныфларда урын булса да, 55 яшьтә эшкә алмадылар. Ә менә миңа 59 яшьләр булганда Рөстәм әфәнде Сәйфетдинов 16нчы мәктәпкә чакырган иде. Рәхмәт яусын, аны яхшы сүз белән искә алам. Ләкин, ул елны киленемне эшкә чакырып алдылар, мин оныгым белән утырдым. Һич үкенмим. Акчаны баю өчен түгел, хаҗга барырга дип җыйган идем. Аллаһ рәхмәте һәм якыннарым ярдәме белән, кече хаҗга – Гомрәгә барып, изге җирләрне күрү насыйп булды. Зурысына да барыр идем әле, спонсорлар булса…
Хәзер әхлак дәресләре укытырга өченче диплом да кулда. Авыл җирендә аның кирәге әллә ни булмаса да, динне онлайн да, янәшә утырып та өйрәтәм. Ирле-хатынлы кешеләр өйрәнсә, бигрәк тә сөенәм. Бишнәдән Илфат Сабиров хәзер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Быел хатыны Рәхилә дә өйрәнә башлады. Земфира белән Мөнир Фәйзиевлар да бик тырышып укырга йөриләр. Эшләре дә бар, терлекләре дә, кунакка кайтучы бала-оныклары да. Аллаһ ярдәм бирсен.
Теләгәндә бар нәрсәгә дә вакыт табыла. Бер оныгым сессиядән соңгы бер атна эчендә Коръән укырга өйрәнде. Мәскәүдәге бер укучым да аудио җибәрде – мәкам белән укый. Дөрес укуын күреп, күңелем булды. Боларны мактану өчен түгел, ә кешеләр арасында Аллаһ юлын сайлаучылар булуына сөенгәнгә язам.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: бер-беребезгә мәрхәмәтле, хәерхаклы булыйк. Беребез дә бу дөньяда мәңгелек түгел.
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев