Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча спектакль: Карашәм авылы артистлары сәхнәдә чын осталык күрсәтте

Карашәмдә театр бәйрәме: «Гафу итә алсаң, әгәр...»

Районкүләм сморт-конкурс кысаларында авылыбыз мәдәният йортында Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча спектакль куелды. Сюжет нигезендә — ана белән кыз арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, гафу итү һәм кешелеклелек мәсьәләләре.

Сәхнәдә чын осталык күрсәткән артистларыбызга афәрин:
Фәния Гайфуллина (Әни)
Фидәлия Гайфуллина (Кыз)
Миләүшә Зиннәттуллина (Күрше)
Зөлфия Сәгдиева (Туганнары)
Фәридә Гыймранова (Табибә)
Зөлфия Хәялиева (Дәү әни)

Тамашачылар геройлар белән бергә көлделәр дә, еладылар да. Борынгы мөнәҗәтләр исә спектакльгә үзенчәлекле җылылык өстәде. Көндәлек мәшәкатьләрдән туктап, якыннарыбызның кадерен белергә өйрәтүче бу тамаша өчен барлык артистларга ОЛЫ РӘХМӘТ!

Ләйсән Хәйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев