Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәйрәмгә бирнә җыярга кузгалдык әле менә...

Киленнәр бизәкләр чиккән, Нурдандыр өлгеләре. Ел-чорлар аша җилферди Сабантуй сөлгеләре.

Авылда йортларның яртысыннан артыгы бик ле, кешеләрнең аз булуына карамастан, безнең татар халкы милли бәйрәмнәребезгә һәм йолаларыбызга тугрылыгын бөтен үҗәтлеге белән сакларга тырыша.
Сабантуй – шундый кадерле бәйрәм нәрнең берсе. Бу атна ялларында безнең районда гөрләячәк ул, Аллаһ боерса! Ә аңа әзерлек узган атнада ук башланды инде. Кем ничек булдыра ала, барлык авылларда бирнә җыю йоласын оештырдылар. Әй, сокланырлык та инде бездә халык: юмор хисле, җор телле, җырлы-моңлы! Бернинди мәсьәлә алдында да югалып калмый якташларыбыз: гармунчысы булмаганы магнитофон уйнатып авылдашларының күңелен күрә, аты булмаган авылда кечкенә тракторын бизәп, күңелле ясый! Афәрин! Иң мөһиме – бәйрәм рухы, бәйрәм кәефе һәм борынгы мәҗүсилек заманыннан ук безнең көннәргә килеп җиткән, чәчкән игеннәребезгә муллык, уңдырышлылык теләп башкарыла торган йола үтәлә. Сабан туе – иң элек безне туендыручы җир-Анабызга рәхмәт һәм кадер хисләре белән сугарылган бәйрәм булган. Хәзер аның асылын, мәгънәсен замана төсмерләре басып китте инде.
Сүзебез бирнә җыю турында иде бит әле. Бу йоланың тарихына күз салсак, анда Сабантуй батырына тәкә белән биреләчәк иң кадерле бүләк – ике сабан туе арасында кияүгә чыккан яшь киленнәр чиккән сөлге саналган. Аның иң матурын бөтен халыкка күрсәткәннәр, бирнә колгасының иң очына бәйләп куйганнар, атларны бизәгәннәр. Шуңа, сөлге чигүче киленнәр аның рәсем өлгеләрен сер итеп саклаган, бер-берсенә күрсәтмәгән. Бүген дә кулына чигү җебе тотып карамаган хатын-кыз юк инде үзе, мәктәптә генә булса да һәммәбез дә чигеп караган, тик менә сабан туена беркем дә атап сөлге чикми. Бирнә җыю йоласының иң мөһим өлеше шулай итеп югалып бара. Әллә киләсе елга редакциябез исеменнән иң матур Сабантуй сөлгесенә бәйге оештырырга инде?
Сабантуй бәйгелә рендә катнашучыларга тапшырылачак башка бүләкләр дә кыш буе әзерләнгән. Кызлар сәйләннәр белән түбәтәйләр, акча букчалары чиккән, бияләйләр, камзоллар теккән. Гомумән, барлык киленнәр дә үз кул осталыкларын, уңганлыкларын күрсәтергә тырышкан. Һәрберсенең чиккән сөлгесе, эшләнмәсе кемгә дә булса бүләк ителгән. Әйдәгез әле, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, киләсе елга без дә үз кулларыбыз белән, йөрәк җылыбызны кушып эшләнгән бүләкләр әзерлик әле. Кышкы озын кичләрдә бер шөгыль булсын. Әби-апалар, сез дә бәлки яшь чакларыгызны искә алырсыз?
Узган ялларда районыбыз авылларында сабан туена бирнә җыюны оештыручыларга рәхмәт белдерәсе килә. Милли киемнәрдән, җырлап, биеп урамнардан узу гына да ни тора бит! Бүләгеңне бирергә уйламаган җиреңнән чыгарып бирерсең. Ә бездә халык саран түгел, бик күпләре инде килүчеләрне капка төпләренә үк чыгып, көтеп алган, матур теләкләрен әйтеп, сөлге-тастымалын, йомыркасын һәм башка күчтәнәчен тапшырган. Алдагы елларда да милли күркәм гореф-гадәтләребезне дәвам итәрлек мөмкинлекләр булсын, туган якларына кайтып яшәүчеләр артсын, авыллар җанлансын иде.
Дуслар! Бу ялларда районыбызда Сабантуйлар, авыл бәйрәмнәре гөрләячәк, рәхим итегез!
Чәчәккә күмелгәч тугайлар,
Июньнең иң матур көнендә
Болынның иң матур җиренә
Килегез Сабантуй күрергә!
Өзекләр Асия Корбангалиева һәм
Энҗе Мөэминова шигырьләреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев