Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнәдә Шигърият көне узды

Бишнә китапханәсенең янартылган залында Шигърият көне узды.

Китапханәче Кристина Миңнеханова шундый күркәм очрашуга чакыргач, шатланып куйдым. Чөнки «Яшел Үзән» сайтыннан ачасырлыларның авыл шагыйрьләрен җыюларын күргәч, «эх, безне дә шулай дәшүче булса икән» дип уйлаган идем. Теләгем чынга ашты.

Шигырь сөючеләр арасында җылы, матур очрашу булды бу. Каләм тибрәтүчеләрдән Айгөл Гыйләҗиева белән икәү идек. Үзебезнең шигырьләрне укыдык.

Кристина Анатольевна татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин, Розалина Шаһиева; рус шагыйрьләреннән Есенин, Пушкин шигырьләренә тукталды, видеолар күрсәтте. Аннан бик кызыклы сорауларга җаваплар бирдек, караокэ җырладык.

Гөлсинә ханым Г. Тукайның «Теләнче» шигыренә анализ ясап, аның бүген дә актуальлеген әйтте, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, бар яклап яхшы иҗат итүче Бакый Урманченың шушы шигырьгә ясалган рәсемен күрсәтеп сөйләве дә ошады.

Айгөлнең әнисе Гөлфирә ханым кызының иҗаты белән таныштырды.
Ринат абый Шаһиев Розалина Шаһиеваның без игътибар итмәгән гади генә әйберләрдән дә матурлык таба белүен сөйләде.

Соңыннан китапханәче Кристина һәм Айгөл, Гөлфирә ханым безгә бүләкләр тапшырды. Айгөлнең куллары алтын инде аның. Булганнан бар да була!
Кичә бик җанлы үтте. Оештыручыга, катнашучыларга Аллаһның рәхмәте яусын.

Абдуллина Сөмбелә, Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев