Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнәдә боз шугалагы әзер, ә сездә?

Бишнәдә боз шугалагы әзер, ә сездә?

Кыш быел ялындырып тормады, беренче көннәреннән үк кырыс холкын күрсәтә дә башлады. Һава шартларының салкын торуыннан файдаланып, Бишнә авылы егетләре шугалак катырырга да керешкән. Чынлап, кышкы спорт төрләре сагындырган да инде.

Менә берничә көндә балаларыбыз шугалак ясады, ди, Бишнә мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров. Салкын, балалар җылынырга мәдәният йортына йөгереп керә, Рәхилә апалары аларны коймак пешереп сыйлый, кайнар чәй эчерә. Егетләргә зур рәхмәт, алар үзләре һәм авылдашлары өчен зур эш башкарды.


Эх, рәхәт, күңелле чаклар! Кышкы матур көннәрнең кадерен белеп, вакытыбызны файдага уздырсак иде. Районы бызның тагын кайсы авылында шугалаклар барлыкка килде икән? Кайсы авылга тимераякта шуарга барыйк? Хәбәр салыгыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев