Бишнәдә балалар арасында шахмат ярышы узды
Язгы каникуллар башлану белән Бишнә мәдәният йортында балалар өчен кызыклы һәм файдалы ял оештырылды.
Фотолар: Рахилә Сабирова
Укучылар буш вакытларын күңелле генә түгел, ә акыл үсешенә ярдәм итүче уеннар белән үткәрде. Чара кысаларында балалар шашка, шахмат һәм нарда кебек интеллектуаль уеннар уйнады.
- Аеруча шахмат уены аларда зур кызыксыну уятты. Көчле һәм мавыктыргыч ярыш нәтиҗәсендә призлы урыннар билгеләнде: 1нче урынны Әнвәр Зәйнуллин яулады, 2нче урынга Артур Зәйнуллин лаек булды, ә 3нче урынны Рәнис алды, – дип сөйли Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.
Мондый уеннар балаларда логик фикерләүне, игътибарлылыкны, түземлекне һәм стратегия кору сәләтен үстерә. Шуңа күрә чара бик файдалы һәм нәтиҗәле узды.
Ярышлар тәмамланганнан соң да балалар таралышырга ашыкмады. Күңелле атмосфераны саклап, алар лото уены уйнап алдылар. Бу уен да барысына да күтәренке кәеф бүләк итте, дуслык һәм бердәмлек хисен ныгытырга ярдәм итте.
Язгы каникулларның беренче көннәре нәкъ менә шулай күңелле, файдалы һәм истә калырлык вакыйгаларга бай булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев