Бишнә авылы «Георгий тасмасы» халыкара акциясенә кушылды
Татарстанның барлык районнарында «Георгий тасмасы» халыкара акциясе старт алды. Бишнә авылы да бу изге эшкә бердәм кушылды.
Бу тасма — Бөек Җиңүнең нинди бәя белән килүен искә төшерүче билге. Бабаларыбыз һәм әбиләребезнең батырлыгын истә тоту гына түгел, аны хөрмәт итү дә безнең бурыч. Аларның сугыш вакытындагы авырлыклар турында сөйләгәннәре әле дә хәтердә…
- Бүген без Айгөл һәм балалар белән авылдашларыбызга «Георгий тасмасы» эләшеп чыктык, аларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладык. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү, тасманың мәгънәсен җиткерү — безнең төп максатыбыз, – дип сөйли Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.
Без горурланабыз! Без хәтерлибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев