Бакырчы авылында балалар белән табигать кочагына онытылмас сәяхәткә чыктылар
Балаларны авыл читенә, табигать кочагына алып чыгу – зур җаваплылык.
Шуңа күрә иң элек әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алар безгә һәм командирларыбызга ышаныч белдереп, балаларын тапшырдылар. Озата килгән әбиләр белән әниләр дә безнең сәяхәткә кушылып киттеләр.
Командирлар – олы сыйныф укучылары. Алар алдан төзелгән маршрут буенча балаларны авыл буйлап кызыклы сәяхәткә алып бардылар. Барысы да бик матур, күңелле һәм хәвефсез узды. Сәяхәттән соң балаларның: «Тагын барасы иде!» – дип саубуллашуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли.
Еш кына: «Балалар телефоннан аерылмый», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма мин тулы ышаныч белән әйтә алам: балаларны кызыксындыра белергә, алар белән күбрәк вакыт үткәрергә генә кирәк. Алар табигатьне дә, әйләнә-тирә мохитне дә кызыксынып өйрәнәләр, аралашырга, сөйләшергә яраталар. Фольклор уеннарында да бик теләп катнаштылар.
Ә походның иң тәмле мизгеле, әлбәттә, рюкзакларга салынган күчтәнәчләрне бергәләп бүлешеп ашау булды. Мондый мизгелләр балалар күңелендә озак саклана.
Юлда тукталышлар да күп булды. Һәм бу очраклы түгел. Авылыбызның һәр урамы, һәр чокыры, һәр сукмагы – үзе бер тарих. Шул тарих эзләре буйлап йөрү, аны балаларга күрсәтү һәм җиткерү – безнең иң мөһим бурычларыбызның берсе.
Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев