Бәчек авылында Тукай рухына хөрмәт: «Тукай мәйданы» өмәсе 140 еллыкка багышланды
2026 ел – Татарстанның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула.
Бу мөһим дата алдыннан Бәчек авылында зур чара узды. Урысбага авыл җирлеге халкы «Тукай мәйданы» дип аталган урында массакүләм өмә үткәрде.
Әлеге изге эшкә район вәкилләре дә актив кушылды. Алар авыл халкы белән бергәләп мәйданны төзекләндерделәр: чүп-чардан чистарттылар, яшелләндерү эшләре башкардылар, урыннарны тәртипкә китерделәр.
«Без бу өмә белән киләчәк бәйрәмнәргә нигез салдык. Тукай мәйданы хәзер тагын да матуррак, яктырак. Бу – безнең уртак тырышлыгыбыз», – дип билгеләп үтә Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев