Әрә халкы ышанычын югалтмый, көтә
Күгеш авыл җирлегендә хисап сессиясе узды.
Илсөя Садыйкова фотолары
Шөкер, Күгеш авыл җирлеге бүген дә сыер асраучылары белән мактана ала. Кайчандыр авылда мал тоту гадәти күренеш булса, хәзер сөтлебикә асраучылар турында газета битләрендә сөенеп язар заманнар җитте. Тормыш үзгәрә, кызганычка, мөгезле эре терлек саны елдан-ел кими. Шулай да күгешлеләр һаман да табигый сөт ризыкларын үз авылдашларыннан сатып алып, өстәлләрен сыйлы итә. Әгәр шушы тырыш гаиләләр булмаса, нишләр идек икән?

Авыл җирлеге сессиясе алдыннан оештырылган күргәзмәдә Радик Хәсәновлар гаиләсе хезмәте тәкъдим ителде. Алар биш сыер асрый, сөт продукциясен шәһәргә дә, авыл халкына да сата. Бүген җирлектәге өч авылда барлыгы 205 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуның 41е – савым сыерлары.

Күгеш, Айдар, Әрә авылларында 241 хуҗалыкта 508 кеше яши. Узган ел бер бала да тумаган, ә биш кешенең гомере өзелгән. Бу саннар уйланырга мәҗбүр итә.
«Башкарган эшләребез күренеп тора»
Җирлек башлыгы Альберт Гатауллин чыгышында ел дәвамында башкарылган эшләргә җентекләп тукталды.

– Узган ел авыл җирлегенә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен район хакимиятенә, башлыгыбыз Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерәм. Күгеш һәм Айдар авылларында ял парклары төзелде, мәчетләргә кадәр асфальт юллар салынды, су башнялары яңартылды. Бу эшләр быел да дәвам итәчәк, – диде ул.
Чисталык мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә. Узган ел 14 евроконтейнер кайтартылган, тагын кимендә 18 кирәк. Контейнер мәйданчыклары да яңарту сорый. Үзсалым акчасына аларны төзекләндерү планлаштырыла. Ел дәвамында өмәләр үткәрелгән, чүплекләр чистартылган. Район ярдәме белән авыл янындагы чокыр да тәртипкә китерелгән. «Экологлар штрафлары бик зур. Соңыннан үкенерлек булмасын», – дип кисәтте башлык.

Үзсалым – уртак эшкә
Үзсалым акчасы өч авылдан да меңәр сум күләмендә җыела һәм быел бу акчага түбәндәге эшләрне башкарырга ниятлиләр:
- юлларны төзекләндерү;
- тракторга йөк арбасы алу;
- Күгештә кое ясау;
- контейнер мәйданчыкларын яңарту;
- Әрә зиратына койма тоту.

Узган ел исә үзсалым акчасы максатчан тотылган, җитәкче аларның һәммәсен тәфсилләп сөйләде. Хәер, халыкны алдап булмый, башкарылган эшләр күз алдында. Район ярдәме таләп ителгән проблемалар да юк түгел: Айдар, Күгеш, Әрә авыллары арасында һәм яңа клуб бинасына килә торган 300 метр юлда, ут линияләре булмау сәбәпле, караңгы. Шулай ук, күперләр авария хәлендә. Ә инде хисап сессияләрендә ел да күтәрелә торган проблема – Әрә авылына кадәр 1300 метр озынлыкта юл төзү. Биредә май аенда берникадәр ремонт эшләре алып барылган, тик көз җылы килү сәбәпле, янә изелеп беткән. Ә Әрә авылы халкы ышанычны югалтмый, һаман көтә.
(Кыскартып урнаштырылды)
Язманы тулаем газетабызның №3 (30 гыйнвар, 2026 ел) санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев