«Алар батырлыгы мәңгелек» — Күгәйдә тыл хезмәтчәннәренә багышланган видео төшергәннәр
Күгәйдә тыл хезмәтчәннәренең якты истәлегенә багышланган видеоролик әзерләгәннәр.
Әлеге видеоролик Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл хезмәтчәннәренең якты истәлегенә багышлана. Ул — батырлык, сабырлык һәм фидакарьлекнең җанлы сәхифәсе.
2026 ел Татарстанда «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип игълан ителде. Бу — бөтен халкыбыз өчен зур горурлык һәм тирән ихтирам елы. Тыл хезмәтчәннәренең Бөек Җиңүгә керткән өлеше – баһадирлыкның иң югары үрнәге. Алар сугыш кырында түгел, ә тылда – фабрикаларда, заводларда, кырларда – Җиңүне якынайткан чын каһарманнар.
Аларның балачагы һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр чорга туры килде. Балачак бәхетен, тыныч тормыш тәмен белмәгән бу буын иртә таңнан кара кичкә кадәр эшләде: ир-атлар урынына станоклар янына басты, басуларда иген үстерде, шәһәрләрне торгызды, госпитальләрдә яралыларга ярдәм итте. Алар сугыш җимергән хәрабәләрне үз куллары белән тергезеп, илнең икътисадын аякка бастырдылар.
Ә иң авыры – алар күңелләрендә өмет һәм иман йөртте. Сабырлык белән әтиләрен, яраткан ирләрен, абыйларын, газиз улларын көттеләр. Хатлар яздылар, дога кылдылар, еладылар — ләкин һич тә өметләрен өзмәделәр. Нәкъ менә шушы ихлас фидакарьлек Җиңүне якынайтты.
Кызганычка каршы, бүген тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларының саны елдан-ел кими бара. Аларның истәлекләре белән бергә авыр елларның тере шаһитлары да үлмәслек батырлык итеп тарихта кала.
- Безнең бурыч — аларны хөрмәтләү, зурлау, һәм истәлекләрен киләчәк буыннарга җиткерү. Бу видеоролик — шушы изге максатка хезмәт итә. Карагыз, искә алыгыз, рәхмәт әйтегез. Аларның батырлыгы — мәңгелек, – дип язалар Күгәй мәдәният йорты ВК сәхифәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев