Акъегет мәктәбендә истәлекле чара
Акъегет мәктәбендә күренекле татар шагыйре, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Чараны 5-6нчы сыйныф укучылары белән берлектә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Дания Минулла кызы әзерләде. Кичә барышында укучылар әдипнең тормыш юлы белән танышты, аның үлемсез шигырьләрен сөйләде.
Кичәнең бизәге булып Дания Минулла кызы башкаруындагы «Кайсыгызның кулы җылы?» шигыре һәм Рәшидә Борһанова башкаруында «Әйткән идең» (Х. Туфан сүзләре) җыры яңгырады.
Милли хәзинәбезне саклаучы, бөек шәхесләребезне олылаучы мондый чаралар яшь буын өчен бик мөһим.
Акъегет мәдәният йорты Вк төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев