Акъегет мәктәбендә «Игътибар, юка боз!» дигән темага кисәтү дәресе үткәрелде
Салкыннар башлану һәм һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган сулыклар, гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра.
Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән, Акъегет мәктәбе укучылары белән, сәнгать җитәкчесе Борһанова Рәшидә “Игътибар, юка боз!” дигән темага кисәтү дәресе үткәрде.
Бәлага юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:
- Исегездә тотыгыз: зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала. Җәяүлеләр өчен бозның калынлыгы 15 см. булырга тиеш. Боз өстеннән төркем белән бармаска кирәк, ара 5-6 м булырга тиеш.
- Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
- Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
- Әгәр дә боз чатнаса, кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.
- Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 метрлы бау алырга кирәк.
- Боз аркылы автомобильдә рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга кирәк.
Боз ватылып суга төшеп киткән очракта:
- Паникага бирелмәскә кирәк, боз калын булган якка чыгарга тырышасы. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк.
- Боздан суга чыккач, аякка басарга ашыкмагыз, шуышып яки тәгәрәп ераккарак китәргә кирәк.
Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев