Һәр елны «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналы хезмәткәрләре белән берлектә Республикакүләм «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале оештырыла.
Бу чарадан Әйшә гимназиясе дә читтә калмый. Быел 8-10 нчы сыйныф укучылары Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектаклен сәхнәләштерде. Җитәкчеләре туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова. Бу иҗади эш муниципаль этапта II урын яулады.
Укучыларны шушы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы иҗади эшләрендә дә уңышлар теләп калабыз.
Нет комментариев