Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әйләнә-тирәбезне чүп-чардан чистарту икеайлыгы дәвам итә – Олы Ачасыр мәдәният йорты хезмәткәрләре өмәләрдә актив катнаша

Татарстанда әйләнә-тирәне чүп-чардан чистарту буенча икеайлык дәвам итә. Экологик акция кысаларында районнарда, авылларда һәм шәһәрләрдә яшел зоналар, парклар, ишегаллары һәм җәмәгать урыннары төзекләндерелә.

Олы Ачасыр мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу өмәләрдә бик теләп катнаша. 

«Без җыймасак, кем җыяр тирә-ягыбызны? Үзебезнең авылны чиста итеп күрәсе килә бит...» – дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Соңгы өмә кысаларында мәдәният йорты яны җыештырылды, коры үлән, иске коелган яфраклар, вак чүп-чарн җыелды, территория тәртипкә китерелде. 

Чистарту икеайлыгы май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Мәдәният йорты хезмәткәрләре өмәгә барлык авылдашларны да кушылырга чакыра.

Бергә булыйк, бердәм булыйк! Өмәләргә кушылыгыз! Чисталык – безнең уртак эшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев