Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әгәр исән булса, татар халкының мәшһүр җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты Рәшит Ваһаповка бүген - 7 май 120 яшь тулган булыр иде

Рәшид Ваһапов – татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе, матур тембрлы көчле тавышка, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү сәнгатенә ия булган олы шәхес.

Аның башкаруында татар халык җырлары «Уел», «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия, «Рәйхан», «Эскадрон», «Гөлҗамал», татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи җырлары популярлык казана.

 
⚡⚡️-Бүген мәдәният йортыбызда “Яшьлек” бию түгәрәгенә йөрүчеләр белән Рәшит Ваһаповның иҗат юлы турында әңгәмә алып бардык. Аларга җырчы башкаруында җырлар тыңлаттык, видеопрезентация күрсәттек.
💫Рәшит Ваһаповның җырлары мәңге югалмас, аның моңы, таланты татар эстрадасында сүнмәс йолдыз булып балкып торыр,- дип сөйли  Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X