Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Түбәнкаманефтехим»дагы фаҗигадә зыян күрүчеләрнең барысына да түләүләр күчерелде

«Сибур» компаниясе «Түбәнкаманефтехим» комбинатындагы вакыйга нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күргәннәргә компенсацияләрне тулысынча түләде.

Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев эшлекле дүшәмбедә белдерде.

Шулай ук компания ярдәмендә шәһәрдә торак йортларның зыян күргән тәрәзә һәм балконнарын торгызу тәмамланды.

Искәртеп узабыз, 31 мартта «Түбәнкаманефтехим» территориясендә шартлау булды. Ялкынны бетерү өчен бер тәүлеккә якын вакыт кирәк булды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев