Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Түбәнкаманефтехим»дагы янгында һәлак булучылар саны 11гә җитте

Бер хезмәткәр генә хәзергә югалганнар исәбендә, аның язмышы әлегә билгесез.

«Түбәнкаманефтехим» заводында шартлау һәм зур янгыннан соң эзләү-коткару эшләре барышында югалган дип исәпләнгән тагын дүрт кешенең мәете табылды, дип хәбәр итә предприятие матбугат хезмәте.

Соңгы рәсми мәгълүматлар буенча, шулай итеп, 11 кешенең үлүе расланды. Янгыннан соң элемтәгә чыкмаган тагын бер хезмәткәрне эзләү дәвам итә.

Искәртеп узабыз, «Түбәнкаманефтехим»да шартлау һәм янгын 31 март көнне төштән соң булды. 72 кеше зыян күрде, аларның 20дән артыгы Мәскәү, Казан һәм Түбән Кама клиникаларына госпитализацияләнде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолеты белән башкалага җибәрелгән дүрт кеше һәм Татарстанның РКБсындагы ике кеше реанимациядән гомуми палатага күчерелде, бер кеше исә хастаханәдән чыгарылды. Һәлак булучыларның гаиләләренә предприятие 10 миллион сум, ә госпитализацияләнгәннәргә 3 миллион сум түләргә вәгъдә итте.

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев