Татарстанның М-7 трассасында фанера төялгән фура янган
Яшәеш

Татарстанның М-7 трассасында фанера төялгән фура янган

Социаль челтәрләрдә М-7 трассасында янган фура видеосы пәйда булды.

Язмаларда йөк машинасын тулысынча чорнап алган ялкын, шулай ук кара төтен ачык күренә.

«Татар-информ»га билгеле булганча, гадәттән тыш хәл М-7ның 990-нчы чакрымында булган. Фанера төялгән фура янган. Вакыйга нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.

Татар-информ


Нет комментариев