Хөрмәтле «Яшел Үзән» редакциясе хезмәткәрләре! Сезгә Мирный бистәсендәге хәлгә карата зур борчылуымны белдереп мөрәҗәгать итәм. Соңгы вакытта биредә бер төркем кешеләрнең җәмәгать урыннарында үзләрен тәртипсез тотуына еш тап булабыз. Бу хәл җирле халыкта җитди борчылу тудыра.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Бүген бер кафе каршындагы паркта булган күренеш аеруча күңелгә тиде: бер төркем кеше эскәмияләргә аяк киемнәре белән менеп басып, кычкырып сөйләшеп утыра иде. Паркта тыныч кына ял итәргә теләүчеләргә аларның яннарыннан узу да уңайсыз һәм борчулы.
Шулай ук «Сәнгать мәктәбе» каршында да шундый төркемнәрнең җыелып утыруын күрәбез. Тиздән уку елы башлана. Балаларыбызны, оныкларыбызны бу урыннар аша үзләрен генә җибәрергә курыкмас өчен, җәмәгать тәртибе һәм иминлек мәсьәләсенә җитди игътибар кирәк.
Без беркемнең дә милләтенә каршы түгел. Әмма кем генә булса да, җәмәгать урыннарында тәртип сакларга, башка кешеләрнең хокукларын һәм тынычлыгын хөрмәт итәргә тиеш.
Әгәр бу кешеләр Мирный бистәсендә фатирлар арендалап яши икән, фатир хуҗаларының да тиешле таләпләрне үтәвен тикшерү урынлы булыр иде.
Зинһар, әлеге проблемага җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтегез һәм тиешле хезмәтләрнең чара күрүенә ярдәм итегез. Бу сүзләрне шәһәр башлыгы Михаил Афанасьев та ишетсен иде. Безгә Мирный бистәсендә тынычлык, чисталык һәм тәртип кирәк. Балаларыбызны һәм оныкларыбызны урамга курыкмыйча чыгарып җибәрәсе килә.
#әйтәмәле
Нет комментариев