Татар теле – минем өчен газиз ана теле, аның аша без халкыбызның меңьеллык тарихын, гореф-гадәтләрен яшь буынга тапшыра алабыз.
Татар мәктәбендә балалар туган телдә әдәбият, фольклор, халык музыкасы белән дә тирәнтен танышалар.Балаларда туган җиргә, халкыбызның гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләнә. Татар мәктәбендә укучылары ике телдә дә иркен сөйләшәләр, бу аларның киләчәктә күп телле дөньяда уңышлы булуларына юл ача.
Минем өчен татар мәктәбе чын мәгънәсендә милли үзенчәлегебезне саклап калган мөхит. Күптөрле фәнни-мәдәни чаралар, бәйрәмнәр, олимпиадалар укучыларның татар теленә карата кызыксынуын арттыра.
Шушы мәктәптә эшләү минем үземнең дә белемемне, осталыгымны көн саен камилләштерергә мөмкинлек бирә.Милләтебезнең киләчәгенә үземнең өлешемне кертәсем килү дә төп сәбәп булып тора.
Гузәлия Нуриева
Психолог
Осиново гимназиясе
#мөгаллим
Нет комментариев