Балалар мәйданчыгында өмә
Кече Шырдан авылында балалар мәйданчыгы территориясендә өмә үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре мәйданчык тирәсен тәртипкә китереп, үскән чүп үләннәрен йолкыдылар, газоннарны чаптылар, территорияне себереп, җыелган чүп-чарны чыгардылар. Хәзер балалар мәйданчыгы тагын да матур һәм чиста күренә. Биредә балаларга уйнау, ял итү һәм спорт күнегүләре белән шөгыльләнү тагын да күңеллерәк булачак!
Авылның чисталыгы һәм төзеклеге — барыбызның да уртак эше!
Нет комментариев