Шәһәр көне һәм Татарстан көне уңаеннан Казан үзәгендә Россия Герое Леонид Попов хөрмәтенә мемориаль такта ачылачак. Шуңа бәйле рәвештә Карл Маркс урамының бер өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнергә мөмкин. Бу турыда Башкарма комитет карары проектына сылтама белән хәбәр ителә.
Япеев урамыннан Миславский урамына кадәрге участокта 30 августта 06:30дан 12:30га кадәр хәрәкәтне чикләргә мөмкин. Моннан тыш, бу урында парковка, электр самокатлары һәм велосипедлар хәрәкәте дә чикләнәчәк.
Искәртеп узабыз, Попов 1940 елда Казанда туган. 1971 елның февраленнән 1985 елның сентябренә кадәр ул Очыш-тикшеренү институтында сынаучы-штурман булып эшләгән. 1994 елда яңа авиация техникасын сынау вакытында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Поповка Россия Герое исеме бирелгән. Леонид Попов 2023 елның июлендә Жуковский шәһәрендә вафат булган.
Элегрәк космонавт Михаил Корниенконың Алабугада яшьләр белән очрашып, космоска очышлары турында сөйләве хәбәр ителгән иде. Барлыгы ул орбитада 516 тәүлек үткәргән.
Вечерняя Казань
Нет комментариев