Бөтендөнья Самовар көне белән!
Халкыбыз гомер-гомергә чәйне яратып эчә. Элекке татар өйләрен җырлап утыручы самовардан башка күз алдына да китереп булмаган. Самовар һәрвакыт гаилә табынының үзәгендә булып, җылылык, кунакчыллык һәм күңелле аралашу символы булып торган. Безгә мәгълүм беренче самовар фабрикасына 1778 елда нигез салынган. Самоварның туган җире дип Тула шәһәре санала. Самовар татар халкының да күңеленә хуш килгән. Аның янында җыелып, тәмле чәйләр эчеп, күңелдән сөйләшү — матур традицияләребезнең берсе.
- 18 август көнне Олы Шырдан авылында «Самовар янында кунакта» дип исемләнгән матур чара узды. Чара барышында самовар тарихы, чәй эчү традицияләре турында сөйләштек, җылы аралаштык һәм күңелле мизгелләр белән бүлештек. Самоварлы табын — ул бары тик чәй генә түгел, ә гаилә җылысы, кунакчыллык һәм күңелләрне берләштерүче матур традиция, - дип яза мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Нет комментариев