Яшәеш

Татарстанда фатир алу өчен уртача өч елга якын озаграк акча җыялар

Татарстан яңа төзелгән йортлардагы фатирларның арзанлыгы буенча исемлекнең ахырында урнашкан. «Мир квартир» порталы мәгълүматларына караганда, республикада яшәүче кеше уртача фатир бәясенә акча җыю өчен бөтен хезмәт хакын 9,2 ел дәвамында читкә куярга тиеш. Бу — 83 төбәк арасында 68 нче урын.

Татарстанда яңа төзелгән йорттагы фатирның уртача бәясе — 11,55 млн сум, ә уртача хезмәт хакы аена 104,8 мең сум тәшкил итә. Хисаплауларда банк кертемнәреннән алынган процентлар исәпкә алынмаган.
Россия буенча уртача алганда, яңа төзелештәге фатирга акча 6,3 ел җыялар. Татарстанда исә бу күрсәткеч өч елга якынга озаграк.

Идел буе федераль округында хәл бары тик өч төбәктә генә начаррак: Чувашиядә — 9,3 ел, Түбән Новгород өлкәсендә — 9,5 ел, Киров өлкәсендә — 9,7 ел. Башкортстанда — 7,5 ел, Пермь краенда — 7,2 ел, Самара өлкәсендә һәм Марий Элда — 8әр ел.
Фатирга иң җиңел акча җыеп була торган төбәк — Ненец автоном округы: 3,1 ел. Иң кыены — Карачай-Черкесиядә: 16,1 ел.

Соңгы җиде елда Россиядә яңа төзелешләрдәге фатирларның сатып алу мөмкинлеге кимегән. 2019 елда фатир бәясенә акча җыю өчен 5,7 ел кирәк булган. Бу вакыт эчендә хезмәт хаклары 123%ка, ә торак бәяләре 151%ка арткан.

Казан КП


Нет комментариев