Бәчек авылы мәчетендә – уртак сагыш, уртак дога
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәчек авылы мәчетендә – уртак сагыш, уртак дога

Җәйнең матур бер көнендә юл безне Бәчек авылына алып килде. Чип-чиста урамнары, төзек йортлары, авыл уртасында балкып утырган мәһабәт мәчете белән ул әллә кайдан ук күңелгә тынычлык өсти. Әмма бу көнне мәчет бусагасын атлап керүчеләрне шатлык түгел, уртак сагыш, уртак язмыш берләштергән иде.

Биредә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең һәм Ватан хакына гомерләрен биргән батырларның әниләре, хатыннары, әбиләре, әтиләре катнашында Коръән ашы узды. Кайгы уртаклашканда җиңеләя, ди халык. Бу очрашу да нәкъ менә шуның ачык мисалы булды.

Илгә тынычлык кирәк
Әлеге чараны уздыру хыялы белән Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы, Бәчек мәчете имамы Хәйдәр Сибгатуллин янып йөри.

Алия Гаязова фото
 

– Пәйгамбәребез кайгыда да, сөенечтә дә бергә булырга кушкан. Без аның васыятен үтәргә тиеш. Бер-беребезгә терәк булганда гына сынауларны җиңелрәк кичерергә мөмкин. Бүгенге көн җиңел түгел. Әмма сабыр иткән – морадына җиткән. Без һәрвакыт махсус хәрби операциядәге егетләребезгә дә, аларның гаиләләренә дә ярдәм итәргә тырышабыз. Җиңү көннәрен дә бергә каршы алырга язсын, – диде ул.


Имам авыл халкының бердәмлеген дә аерым билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, нинди генә изге эшкә алынсалар да, авыл хатын-кызлары читтә калмый, һәрвакыт ярдәм кулын суза.

Солдат аналарына рәхмәт сүзләрен Яшел Үзән район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров та җиткерде.

Уртак сагыш җыйган очрашу

– Егетләребез тынычлыгыбыз өчен хезмәт итә. Аларның гаиләләренә, якыннарына зур сабырлык телим. Волонтерларыбыз башкарган игелекле эшләр дә бәяләп бетергесез. Илебезгә тизрәк тынычлык килсен иде, – диде ул.

Бу көнне махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә зур өлеш керткән кешеләрне дә хөрмәтләделәр. Районның «Фронтка ярдәм өчен» медале Люция Садриевага тапшырылды. Аның улы Рәнил 2022 елда мобилизацияләнгән. Быел сентябрьдә хезмәттә булуына дүрт ел тула.

«Фронтка ярдәм өчен» медале  белән Люция Садриева бүләкләнде

– Алты айга бер ялга кайта. Хәбәрләшеп торабыз. Шалтыраткан саен: «Әни, кайгырма, бездә барысы да яхшы», – дип тынычландыра. Без аны исән-сау, җиңү белән кайтыр дип көтәбез. Авыр чакларда безнең янәшәдә булган авылдашларыбызга, җитәкчеләребезгә, хезмәттәшләребезгә рәхмәтем чиксез. Улым беркайчан да зарланмый, киресенчә, безне юата. Нәкъ менә шул сүзләре яшәргә көч бирә дә инде, – ди ана.

Хәрби комиссар Илшат Паймурзин да райондашларга мөрәҗәгать итеп, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең батырлыгын билгеләп үтте.

Хәрби комиссар Илшат Паймурзин

– Кызганыч, югалтуларсыз булмый. Батырларны мәңгелеккә озаткан гаиләләрнең кайгысын уртаклашабыз. Ә бүген хезмәттә булган һәркемнең исән-сау әйләнеп кайтуын телибез, – диде ул.

Район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин Коръән аятьләре укып, ил тынычлыгы, исәннәрнең иминлеге, вафат булганнарның рухлары шат булуын теләп дога кылды.

Район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин

Чарада Норлаттагы «Өмет» волонтерлар штабы җитәкчесе Роза Ягудина да чыгыш ясады. Ул дүрт елга якын вакыт эчендә башкарылган хезмәтнең никадәр зур булуын искәртте.

Роза Ягудина да чыгыш ясады

– Бүген без Норлат зонасыннан махсус хәрби операциягә катнашы булган егетләрнең якыннарын бергә җыйдык. Мондый очрашулар бик кирәк. Алар күңелгә көч бирә. Бу эшкә иң беренчеләрдән булып Хәйдәр Хәбибулла улы алынды. Ул һәрчак: «Ничек ярдәм итә алабыз?» – дип йөри. Авыл зур булмаса да, халкы бердәм. Бүгенгә кадәр 137 гуманитар ярдәм партиясе озаттык. Бу – меңләгән битараф булмаган кешеләрнең уртак хезмәте. Һәр авылга, һәр авыл җирлеге башлыгына, һәр волонтерга рәхмәт. Без махсус хәрби операция тәмамланганчы егетләребезгә ярдәм итүне туктатмаячакбыз, – диде ул.

Хәтер – мәңгелек

Алия Гаязова фотосы

Кадерле улларын югалткан аналарга, яраткан ирләрен мәңгелеккә озаткан хатын-кызларга юаныч булырлык сүзләрне табу мөмкин түгелдер. Бер генә сүз дә якын кешене кире кайтара алмый. Әмма күңел җылысын бүлешү, янәшәдә булу, догада искә алу, ярдәм кулын сузу – иң зур терәк. Бәчектәге бу очрашу да шуны раслады: авырлык алдында бердәм булган халык кына көчле була. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр дә, аларны көтеп яшәүче гаиләләр дә ялгыз түгел. Алар янәшәсендә авылдашлары, волонтерлар, җитәкчеләр, дин әһелләре бар. Батырларның гомере өзелсә дә, алар турында хәтер югалмый. Геройларның исемнәре туган авыллары тарихында, балалары күңелендә, якыннары йөрәгендә яши.
Ә безнең бурыч – шул хәтерне саклау, батыр егетләребезнең гаиләләренә хөрмәт күрсәтү һәм нинди генә сынаулар килсә дә, кешелеклелекне, бердәмлекне югалтмау. Чөнки хәтер яшәгән җирдә өмет тә яши. Ә өмет яшәгән җирдә – киләчәк бар.

«Күңел әле дә ышанмый…»

Ул, улым кайтыр дип әле дә көтә
Татар Танае авылыннан килгән Гөлфинә Мөхәммәтованың (фотода) улы Илнур 2022 елның октябрендә мобилизацияләнә.

– Чакыру килгәч: «Шулай кирәк икән, барам», – диде. Донецк өлкәсендә полициядә һәм мотоукчы булып хезмәт итте. Ялга бер генә кайтты. «Алыштырырга кеше юк», – дия иде. Кайчак егермешәр көн алгы сызыктан чыкмыйча хезмәт итте. Авырлыкларга чыдам булды, беркайчан да зарланмады. Гомере өзелер алдыннан гына: «Арыдым», – диде…

2024 елның 22 февралендә Илнур һәлак була. Әмма аны озак вакыт алып чыга алмыйлар. Соңгы юлга озату 7 майда гына үтә.

– Күңел әле дә ышанмый, бүген кайтып керер кебек... Ике баласы калды. Алар – улымның дәвамы, иң зур күңел юанычым. Илнурга нибары 38 яшь иде... – дип сөйли ана, күз яшьләрен яшерә алмыйча.

Бу сүзләрне күз яшьләрсез генә тыңлау мөмкин түгел. Йөрәк җимешен гомерлеккә югалткан ананың күзләрендә күпме сагыш, хәсрәт, сагыну...


Нет комментариев