Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әгерҗе шәһәренең Школьная урамында урнашкан 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәпнең проект документларына туры килүен тикшерә. Бу хакта ведомство җитәкчесе Вәли Назмеев хәбәр итте, аның сүзләрен Инспекциянең матбугат хезмәте китерә.
Мәгариф учреждениесенең гомуми мәйданы 8 138 кв. метр булган өч катлы бинасы югары әзерлек дәрәҗәсендә. Мәктәп өчен заманча җиһазлар сатып алынган, ә аның янәшәсендәге территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланган.
Яңа мәктәп төзү ихтыяҗы 1936 елда салынган №1 гимназия бинасының авария хәлендә булуы сәбәпле барлыкка килгән. Төрле елларда капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре үткәрелүгә карамастан, бина мәгариф инфраструктурасына карата заманча таләпләргә җавап бирмәгән.
Төзелеш заказчысы — Татарстан Республикасы «Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе, генераль подрядчы — Татарстан Республикасы «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе.
Проект «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы һәм «Авыл территорияләренең заманча йөзен булдыру» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Татар-информ
Нет комментариев