Хисап чорында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 134 очрагы теркәлгән. Шуларның 34ендә матди зыян китерелгән. Кешеләр зыян күргән 2 юл-транспорт һәлакәте булган. Шулай ук 6 машина йөртүче транспорт чарасын исерек килеш идарә иткән вакытта тотылган.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Мизиново авылында юл-транспорт һәлакәте булган. Мәктәп урамындагы 50нче йорт янындагы юл чатында «ВАЗ 232900» автомобилен йөртүче 44 яшьлек ир-ат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, 10 яшьлек самокатчыны бәрдергән. Күпсанлы җәрәхәтләр алган малай республика балалар клиникасының реанимация бүлегенә госпитализацияләнгән.
Зур Ключи – Уразлы юлында «Renault Sandero» автомобилен йөртүче 18 яшьлек егет куркынычсыз тизлекне сайлый алмаган һәм юл кырыена төшеп, машинасы белән капланган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 4 кеше — машина йөртүче һәм 14 яшьлек өч яшүсмер — зыян күргән. Алар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә китерелгән.
Нет комментариев